Менә сиңа “Сәламәтлек” колбасасы...

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә бер кулланучыдан «Круг» фирмасы ҖЧҖнең «Восточный» супермаркетында (Арча ш.) саклау вакыты чыккан продукция сатылу турында язмача гариза алынды. Арча территориаль органы белгечләре әлеге гариза нигезендә кибеткә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә, чыннан да, саклау вакыты чыккан товарларның  сатудан алынмыйча искереп ятулары расланды.

Кибет киштәсендә саклау срогы чыккан түбәндәге азык-төлек товарларына юлыгылды: «Чимчи» салаты (саклау срогы 2015 елның 18 октябрендә чыккан); маринадланган имбирь (саклау срогы 2015 елның 20 октябрендә чыккан);  исеменә җисеме һич тә туры килми торган «Здоровье» колбасасы (саклау срогы инде 2015 елның 12 октябрендә үк чыккан); төрле атамадагы ысланган, ярымысланган колбасалар; “Киевские” пилмәне, ветчиналы беленнәр. Барлыгы якынча 2 мең сумлык саклау вакыты чыккан продукция табылды. Шунысы гаҗәп: әлеге гипермаркетта эшләүче тугыз кешенең берсе дә бу ризыкларның саклау вакытын карарга вакыт тапмаган. Тугыз кеше бит!

Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Биектау, Арча районнарындагы территориаль органнарына карап тикшерүгә җибәрелде.

Сатып алучылардан товарлар сатып алганда игътибарлы булуларын һәм кулланучылар хокукларын санга сукмау очраклары турында безгә хәбәр итүләрен  тагын бер кат сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International