Менделеев шәһәрендә ШОКОЛАД-ШОУ булды

2015 елның 27 ноябре, җомга

2015 елның 26 ноябрендә, Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында,  Менделеев шәһәре Балалар китапханәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре һәм китапханә  хезмәткәрләре көче белән «Шоколад-шоу» театрлаштырылган тамаша үткәрелде.

Чакырылган кунаклар арасында «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) җитәкчесе Гөлсинә Заһретдинова һәм ТОС советы әгъзасы Нина Романова да бар иде. Ә инде «Экономная хозяйка» кибете (хосусый эшмәкәр Атнашова В.С.) чараның спонсорына әйләнде.

“Шоколад-шоу” №1 гимназиянең 4 сыйныф укучылары чакырткан Тепа һәм Степа исемле шаян клоуннар чыгышыннан башланып китте.

 Иң элек китапханәче Ирина Марготнова Бөтендөнья сыйфат көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләп үтте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Эльмира Досманова исә укучыларга шоколадның нәрсәдән эшләнүен, аны ничек сайлап алырга икәнлеген, бу тәм-томны кемнәр җитештерүен аңлатты, Кельн шоколад музее турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Шуннан соң «Созвездие» белән «Оба-на» командалары арасында  әкияти, шаян бәйгеләр уздырылды. Чара ахырында шоколадның 4 төрен дегустацияләү оештырылды. Балалар, йөзләренә олыларча кыяфәт чыгарып, дегустатор-экспертлар сыйфатында дегустация карточкалары тутырды.

Нәтиҗәдә, нәни дегустаторлар фикеренчә, «Российский», «Кремлевские забавы» һәм «Аленка» шоколадлары иң күп балл җыйды.

Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр - «Россия» шоколадлары тапшырылды. Сыйныф җитәкчесе Әлфия Исхакова чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре ирештереп, киләчәктә дә хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International