Агымдагы елның 18-24 декабрендә - бер атна эчендә “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге Әлмәт муниципаль районында хәмердән һәм спиртлы сыекчалардан агулануның биш очрагын теркәде. Шуларның өчесе үлем-китем белән тәмамланган. “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина әйтүенчә, бу кешеләрнең барысы да хәмерне исерү максатында кулланган.
Агымдагы елның 10 аенда хәмердән һәм спиртлы продукциядән агулануың барлыгы 50 очрагы теркәлеп, 27се үлем-китемгә китергән. Коточкыч саннар бу. Контрольлек итүче органнар тарафыннан үткәрелеп килә торган зур эшкә, массакүләм мәгълүмат чараларында легаль булмаган хәмернең һәм спиртлы продукциянең зыяны турында һәрдаим тәкрарланып торуга карамастан, кайбер адәмнәр мондый товарны кулланып һәм сатып, һәр көн саен үзләренә һәм тирәсендәгеләргә зыян китерүләрен дәвам итә.
Агымдагы елда Әлмәттә балигъ булмаган үсмерләргә алкогольле һәм спиртлы продукция сату, 22.00 сәгатьтән соң хәмер сату, легаль булмаган хәмер (эчәргә яраксыз булган парфюмерия-косметика продукциясен, ягъни халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелә торган продукция) сату кебек закон бозуларга юл куйган 32 кибет теркәлде. Кайбер очракларда шул бер үк кибетләрнең законны кабат-кабат бозулары ачыкланды.
2015 елның 10 аенда Әлмәт муниципаль районында законсыз әйләнештән алынган алкогольле продукция күләме 24333,3 литр тәшкил итте. Менә хәзер Яңа ел бәйрәмнәре якынлашып килә. Димәк, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә итәк-җиңнәрен сызганып куярга кирәк, дигән сүз.
“Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүчеләрдән һәм корпоратив кичәләр үткәрүчеләрдән Яңа ел һәм Яңа ел алды табыннарына ниндирәк хәмер куелуга контрольлекне көчәйтүләрен сорыйбыз. Без теләсә кайсы вакытта килеп, тикшерү үткәреп китәргә әзер”, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.
Бик еш очрый торган тагын бер проблема – ул да булса балигъ булмаганнарга хәмер сату. Эшмәкәрләр үзләренең кул астында эшләүчеләргә балаларга хәмер сатуның закон кысаларына сыешмавы турында тиешенчә аңлата алмауларымы бу, әллә инде сатучыларның җаваплылык дигән әйберне санга сукмауларымы?! Үсмер кулына шешә тоттырган сатучы үз баласына да ике дә уйлап тормастан хәмер сатып җибәрелү ихтималы турында уйланса, мондый очраклар азрак булыр иде, әлбәттә.
РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә, моның ише закон бозулар зур гына штрафлар белән яный. Балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен штраф күләме гражданнарга - 30дан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 100дән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга - 300дән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. 22.00 сәгатьтән соң хәмер саткан өчен вазыйфаи зат 5тән 10 мең сумга кадәр, юридик зат 50дән 100 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Оятлары качкан гражданнарны штрафлар куркытмаса, нишләргә? Күпләребез әнә шул сорауга җавап эзли. Шәһәр хакимиятендәгеләр бу проблемага каршы үзләренчә көрәшергә карар иткән. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чираттагы планеркада, законны системалы төстә бозып, балигъ булмаганнарга хәмер сатучы кибетләрне “тамгалау” мөмкинлеген карарга кушты. Иҗтимагый оешмалар мондый фактларны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрәчәк. Закон бозуларга юл куйган сәүдә нокталары тирәсенә “Биредә балага хәмер саттылар” дигән махсус табличкалар ябыштырылачак. Шуннан соң ике төрле хәл күзәтелергә мөмкин. Беренчесе - эшмәкәрләр һәм сатучыларның намусына көч килеп, үзләре үк балигъ булмаган үсмерләргә хәмер сатудан туктаячак. Икенчесе вариант – сатып алучылар мондый табличкалы кибетләрне урап узачак: аңлы гражданнарыбыз барыбер күбрәк булганлыктан, клиентларын югалту кибетнең кереме кимүгә китерәчәк. Һәрхәлдә табличканың “тылсымлы” үзенчәлегеннән котылу өчен эшмәкәрләр һәм сатучыларга үзләренең законсыз гамәлләрен туктатырга туры киләчәк. Кем белә, бу табличкалар әлеге җитди проблеманы хәл кылуга ярдәм итә алыр, бәлки. Бу кадәресен вакыты җиткәч күрербез. Әлегә исә сатучы һәм эшмәкәрләрнең закон нигезендә эшләячәкләренә генә өметләнергә кала. Соң, кешеләрнең сәламәтлеге, гомере аларның җаваплылыгына бәйле бит.
Легаль булмаган хәмер продукциясен тәкъдим итсәләр, 22.00 сәгатьтән соң хәмер сату, балигъ булмаганнарга хәмер сату фактлары турында белсәгез, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы “Кайнар линия”се телефоны (22-21-66) аша яки “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итсәгез иде.