Ваклап сату өлкәсендә – ЕГАИС

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Түбән Кама шәһәре хакимиятенең зур залында сыра һәм сыра эчемлекләрен сату белән шөгыльләнүче җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре һәм хосусый эшмәкәрләр белән киңәшмә булып узды. Сөйләшү сәүдә предприятиеләренең  ЕГАИС системасында ни рәвешле эшлиячәкләренә багышланды. Киңәшмәне Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә һәм куллану хезмәтләре күрсәтү бүлеге начальнигы А.Н.Родионов үткәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова, «Алкоторг» ҖЧҖнең № 11 склады сәүдә вәкиле С.Н.Макеев, «Такснет» ЯАҖ вәкиле Р.Э.Ибраһимов, «Регион-Сервис» ҖЧҖ вәкиле М.Б.Дашкин катнашты.

Киңәшмәдә алкогольле продукция, шул исәптән сыра сатучы сәүдә оешмалары эшчәнлегенә ЕГАИС системасын кертү мәсьәләсе каралды. 2016 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк Россия Федерациясендә алкогольле продукция әйләнешенең яңа кагыйдәләре нәкъ менә шуны таләп итә. Яңалыклар ЕГАИСта мәгълүматларның  мәҗбүри учетын күздә тота. Яңа система контрольлек итүче органнарга алкогольнең легаль булмаган әйләнеше очракларын ачыклау һәм тиешле чаралар күрү мөмкинлеге бирәчәк.

Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскартып әйткәндә -  ЕГАИС) – алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм сатуны дәүләти җайга салуның автоматлаштырылган системасы ул. Киңәшмәдә төрле презентацияләр рәвешендә  ЕГАИС белән тәфсилләп таныштырылды.

Татарстанда барлыгы 2 меңгә якын юридик зат, 8 меңнән артыграк сәүдә оешмасы хәмер базарында катнашучылар булып тора. Тик аларның күбесе яңа системада эшләүгә әзер түгел әле. А.Н.Родионов билгеләп үткәнчә, инде 20 декабрьгә кадәр үк сәүдә оешмалары эшчәнлегенә яңа системаны  кертергә кирәк. Ә 1 гыйнвардан  - ЕГАИСта эшли башларга. Хәер, тест системасына инде хәзер үк тоташырга мөмкин. Хөкүмәт, муниципалитет җитәкчелеге, кызыксынулы структуралар ягыннан әлеге системаны гамәлгә кертүгә контрольлек алып барылачак, системаны гамәлгә кертү һәм аның эшчәнлеге буенча аңлату эшләре үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International