Интернет аша башына бәла алган

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

 Күпләрнең, акчаны ничек тә янга калдыру максатыннан, интернет челтәре аша очсызлы хәмер сатып алу мөмкинлеген эзләүләре сер түгел. Шул ук вакытта, очсыз булуына сөенүдән гайре, түбән сыйфатлы продукт куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында уйланучылар юк диярлек.

 2015 елның 19 ноябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгының “Югары Ослан” муниципальара бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре белән берлектә Казан – Ульяновск автомобиль юлының 8 нче чакрымында Россия Федерациясе гражданинының «Шевроле авео» шәхси автомобилендә алкогольле продукция китерү факты ачыкланды. 5әр лирлы пластик савыттагы 345 литр күләмендә хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга туры килде. Сәбәбе – хәмер тутырылган савытларда кулланучы өчен мәгълүматлардан (атамасы, катылыгы) торырга тиешле этикеткалары һәм контрэтикеткаларының булмавы. Хәмер хуҗасы әлеге продукцияне интернет аша сатып алганлыгын аңлатты: хәмер сату белән шөгыльләнә торган сайтны табып, сатучысы белән сөйләшкәнннән соң, юлда очрашу турында сүз куешканнар. Шулай итеп, гражданин “аракы” сатып алган да Апас районында яшәүче туганнарына юл тоткан. Әмма полиция хезмәткәрләре туктатып кына эшен бозып куйган.

Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла. Аның кысаларында хуҗасыннан алынган хәмернең сыйфаты ачыкланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International