Премьер-министр Дмитрий Медведев хәмер базарында хәлләрне тотрыклыландыру һәм көндәшлекне үстерү буенча чаралар планын (“юл картасы”) раслады, дип хәбәр ителде сишәмбе көнне Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтеннән. Әлеге план хәмер базарында дәүләти җайга салуның нәтиҗәсен арттыру һәм көндәшлекне үстерүгә, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны булдырмауга, Россиядә яшәүчеләр арасында хәмер куллануны киметү һәм эчкечелекне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала. Документта, аерым алганда, суррогат хәмерне легальләштерү һәм интернет аша хәмерне законсыз сатуга җаваплылык билгеләү һәм сыра, солодлы эчемлекләрне җитештерү һәм әйләнешен лицензияләүне гамәлгә кертү күздә тотылган.
Кайбер ведомстволарга 2016 елның икенче кварталына законсыз җитештерелгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне легальләштерүгә җаваплылык кертүне күздә тоткан закон проекты эшләргә кушылган. Моннан тыш интернет аша хәмер һәм спиртлы даруларны законсыз сатуга җаваплылык билгеләү (сайтларны судтан тыш тәртиптә ябуга кадәр) күздә тотылган. Әлеге закон проектлары 2016 елның беренче кварталына әзер булачак. Сыра һәм солодлы эчемлекләрне җитештерүне һәм әйләнешен лицензияләү турында закон проекты исә 2016 елның икенче кварталына әзерләнеп, Хөкүмәт каравына тапшырылырга тиеш.
Планда шулай ук алкогольле продукциягә исәпләнгән акцизлар суммасын арттыру, шул исәптән алкогольле продукцияне легаль җитештерү күләмен арттыру хисабына, күздә тотыла. Документ нигезендә, 2014 елда хәмергә акцизлар суммасы 302,9 миллиард сум тәшкил иткән. 2015 елда аны 316,7 млрд сумга кадәр, 2016 елга - 338,6 млрд сумга кадәр, 2017 елга - 357,1 млрд сумга кадәр арттыру күздә тотыла. 2014 елда кулланучыларны алкогольле продукция белән канәгатьләнү дәрәҗәсе 70% тәшкил иткән. 2015 елда бу күрсәткеч 75%ка, 2016 елда 78%ка, 2017 елда 80%ка, 2018 елда 82%ка
җитәргә тиеш. Шул ук вакытта хәмер куллануның гомуми күләме кимергә тиеш. 2014 елда бу күрсәткеч җан башына 12 литр тәшкил итсә, 2015 елда аны – 11,6 литрга, 2016 елда - 11,3 литр, 2017 елда – 11 литр, 2018 елда – 10,6 литрга калдыру күздә тотыла.