“Фанфурик”ларга - “ЮК” дибез!

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында, суррогат хәмер һәм “ике төрле максаттагы” сыекчалар әйләнешен кисәтү максатыннан чыгып, даими рәвештә рейдлар уздырыла. Рейдлар кысаларында полиция һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең районда яшәүчеләр белән бергә, аерым алганда, спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү мәсьәләләре буенча, төрле хезмәттәшлек чаралары үткәрелә.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү, ачыклау һәм булдырмый калу мәсьәләләре буенча эш төркеме эшчәнлеге ярдәмендә Лениногорск районында “ике төрле максатта” кулланыла торган сыекчаларга каршы көрәшнең нәтиҗәсе күзгә күренеп яхшырды. Төркем составына Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле органы хезмәткәрләре керүен әйтеп үтик.

“Фанфурик”ларны үз итүчеләр - зарарлы бәйлелек әсирлегендәге бәндәләр. Бу бәндәләрне вакытсыз үлемнән йолып калуның бердәнбер юлы – әлеге продукцияне сатуга киртә кую.  Соң, мондый сыекчалар эчү өчен уйлап табылмаган бит!

Әлмәт территориаль органына аңлы, ваемлы гражданнарыбыз “фанфурик”лар сатуның яңа нокталары пәйда булу турында хәбәр итеп тора.  Хәер, хакимият органнары белән халыкның әнә шундый тыгыз хезмәттәшлегеннән башка гына эшне нәтиҗәле итеп башкарып  та булмас иде.

Хосусый эшмәкәрләр Н.В.Манакова, М.М. Мәхмүтованың сәүдә объектларында рейдлар үткәргәндә  675 савыт спиртлы сыекча сатудан алынды. Аларга карата административ тикшерү алып барыла. Моңа кадәр эш төркеме тарафыннан  250 савыт спиртлы сыекчаның сатудан алынганлыгын билгеләп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International