Казахстан хәмере

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның ноябрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәүнең машинасын туктатты. Тикшерү барышында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны санга сукмау факты ачыкланды. Тәгаенләп әйткәндә, Әлмәт егетенең товарны озату документларыннан башка гына Казахстан Республикасыннан 47 литр хәмер продукциясен алып килүе билгеле булды.

Хәзерге вакытта  продукция хуҗасыннан алынды, административ тикшерү алып барыла.

Шуны искә төшереп үтәргә кирәк: оятлары качкан эшмәкәрләрдән тартып алына торган алкогольле продукция республикабыз территориясендә гамәлдә булып килүче сыйфат стандартларына туры килми.

Сатканчы, Казахстан аракысы яки коньягының берничек тә тикшерелмәвен, димәк, сатып алучының сәламәтлеккә зыян белән яный торган ялган аракыга юлыгу ихтималының зур булуын истән чыгармаска кирәк. Һәр чәркәнең соңгысы булу куркынычын белеп тору зарур.

Хокук саклау һәм контрольлек органнары республика территориясенә Казахстанның хәмер продукциясен легаль булмаган төстә кертүгә каршы көрәшне алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International