Студентларның хокук белемнәрен чарлыйбыз

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Лениногорск нефть техникумында “Кулланучылар хокукларын яклау буенча гомуми һәм махсус мәсьәләләр” дигән темага күчмә семинар үткәрде. Очрашу 2 курс студентлары өчен оештырылды.

Территориаль орган хезмәткәрләре семинарда катнашучыларны кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды; кулланучыларның аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында мәгълүматлар бирелде; семинарда катнашучылар тормышыннан низаглы хәлләр мисал итеп китерелде һ.б. Семинардан соң кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр һәм мәгълүмати материаллар өләшенде.

Семинарда катнашучылар территориаль орган хезмәткәрләре чыгышларына карата зур кызыксыну күрсәтте, егет-кызларның күбесе үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар ишетте.

Белгечләребез тарафыннан үткәрелеп килә торган семинарларның студентларның кулланучылар хокукларын яклау буенча төп белемнәрне үзләштерүдә бик зур роль уйнавын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International