Ел саен 1 – 10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы үткәрелә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кенәр авылындагы “Надежда” инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган очрашу уздырды.
Чарада катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, товарларны сату кагыйдәләре һәм тәртибе аңлатылды. Аерым алганда, кибеттә товар тиешледән кимрәк күләмдә үлчәп бирелгәндә, сатучы хәләл акчаңны алып калганда яки сыйфатсыз товар яисә бозылган товар сатып алганда нишләргә, үз хокукларыңны ничек якларга, дигән сорауларга тулы җаваплар бирелде. Моннан тыш очрашуда катнашучыларны кызыксындырган башка сорауларга да җаваплар ирештерелде.
Үзәктә ял итүчеләргә төрле брошюралар һәм «Пульс» газетасының чираттагы саны өләшенде. Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә, дустанә шартларда үткәрелде. Чарада катнашучылар, очрашу оештырып, танып белү характерындагы бик кирәкле мәгълүматлар белән таныштырган өчен территориаль орган хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен кызганмады.