Бүген көмешкә бәясе “өч тиен” генә түгел инде. Шуңа да карамастан, гадәткә керүе сәбәплеме, әллә инде сатучысының кул сузымында гына булып, “тәүлек әйләнәсе” эшләве сәбәплеме, көмешкәне башка эчемлекләрдән өстенрәк күрүчеләр аз түгел. Ә инде ихтыяҗ бар икән, тәкъдим дә бар дигән сүз. Даими клиентлар, билгеле бер матди керем кемнең “эчен тишә”...
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре нәкъ менә шундый хәмер “осталарына” каршы көрәшә дә инде. Территориаль органга “көмешкәчеләр” турында алардан тәмам гарык булган күршеләре генә түгел, бәлки төрле сәүдә предприятиеләре дә (соң, “көмешкәчеләр, бигрәк тә авылда, аларга көндәшлек тудыра бит) үзләренең зарларын яудырып кына тора.
Зеленодол муниципаль районы хакимияте башлыгы исеменә бер сәүдә челтәреннән Зеленодолда яшәүче берәүнең өендә көмешкә сатып ятуы турында рәсми мәгълүматлар килеп ирешкән. “Көмешкәче”нең адресы да күрсәтелгән.
Бу мәгълүматлар шундук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына тапшырылды.
Әлеге адрес буенча яшәүче “эшмәкәр”нең инде моңарчы да алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең күз уңына эләккәнлеге мәгълүм булды. Хәзерге вакытта өй шартларында эшләнгән спиртлы продукция сату факты буенча административ тикшерү алып барыла.
Мөрәҗәгать буенча эшләү дәвам итә, һәм көмешкә сату факты кабат ачыкланган очракта “эшмәкәр” саллырак күләмдәге штрафка тартылачак.