Шәхестә хокук культурасын тәрбиялибез

2015 елның 4 декабре, җомга

Шәхеснең хокук культурасы юридик белем нигезләрен үзләштерүдә, законга, хокукка карата ихтирамлы мөнәсәбәттә, хокук нормаларын аңлы төстә үтәүдә, юридик җаваплылыкны аңлауда, хокук бозуларга карата нәфрәттә, аларга каршы көрәштә чагылыш таба.

Китапханәләрдә үткәрелә торган эшне анализлап, шуны әйтергә була: укучыларда кулланучыларны агарту мәсьәләләре буенча мәгълүматларга  ихтыяҗ зур. Китапханәләргә йөрүчеләргә үзләре өчен кирәкле юридик мәгълүматлардан бушлай файдалану мөмкинлеге  бигрәк тә ошый.

Китапханәләргә йөрүчеләр саны елдан-ел арта, чөнки күп кенә китапханәләрдә төрле юнәлештәге чаралар уздырыла. Мондый чараларда Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә актив төстә катнашып килә.

Уртак эшебезнең уңай нәтиҗәләре дә – күзгә күренерлек. Боларга китапханәдә “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрүне, шулай ук куллану тематикасы буенча китап күргәзмәләре, әңгәмәләр, консультацияләр оештыруны кертергә була.

Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендә “Үз хокукларыңа өйрән һәм аларны яклый бел!” дигән темага лекцияләр үткәрелде. Лекцияләрдә урта техник белем алучы студентлар катнашты. Очрашу барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокуклары, кулланучылар хокукларын яклау буенча гамәлләрнең эзлеклелеге, шулай ук куллану базарының торышы турында сөйләде, товарларның сыйфат проблемасына кагылып үтте һәм студентлар сорауларына тәфсилле җаваплар бирде.

Студентларга китапханәләрдә үткән очрашу кысаларында үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорау бирү һәм аңа тулы җавап ишетү мөмкинлеге тудырылды. Техник яктан катлаулы товарларны сатып алуга бәйле мәсьәләләр буенча бигрәк тә күп сораулар яудырылды. Белгечләребез биргән белемнәрне ныграк үзләштерү һәм, кирәк булган очракларда, алардан файдалану өчен кулланучыларга тәгаенләнгән 150дән артыграк белешмә өләшенде.

Очрашу ахырында Әлмәт территориаль органы белгечләре мондый очрашуларның даими буласына ышаныч белдереп, студентларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International