Декабрь башында ел саен Инвалидлар декадасы үткәрелә. Ул БМО карары нигезендә 1993 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлап уздырыла.
Нәкъ менә шушы чорда территориаль орган белгечләре ярдәмгә, җылы сүзгә сусаган кешеләргә тагын да күбрәк игътибар бирергә тырыша. Быел исә Менделеев шәһәре Пенсионерлар берлегендә беренче тапкыр буларак җирле товар җитештерүчеләрнең товарларына дегустация үткәрелде.
2015 елның 30 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы Менделеев шәһәре Пенсионерлар берлегендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага лекция һәм “Менделеев РайПО” сы продукциясенә дегустация оештырды.
Шулай итеп, өлкән яшьтәге гражданнарыбыз кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирү, шулай ук җирле җитештерүчеләребезнең икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары: “Дачный” икмәге, бодай икмәге, батон, мутаки, күрәгә, балык бәлешләре тәмен татып карау мөмкинлегенә иреште.
Дегустаторлар фикеренчә, икмәк-күмәч ризыклары арасында “Дачный” икмәгенә, ә инде кондитер әйберләре һәм камыр ризыклары арасында - матакига тиңнәр юк.