“Шатлык” реабилитация үзәгендә балалар белән очрашу

2015 елның 5 декабре, шимбә

 Җомга - 4 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре һәм китапханә хезмәткәрләре “Шатлык” реабилитация үзәгендә балалар белән очрашу үткәрде.

Биредә балаларга “Товарлар дөньясында” (“В мире покупок”) дигән табышмаклы-биремле уен-викторина оештырылды. Балалар биремнәрне “эһ” дигәнче эшләп куйды, табышмакларга җавапларны бик дөрес итеп уйлап тапты. Моннан тыш балалар хезмәткәрләр белән әңгәмә корды, үзләренең якты хыяллары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International