“Халык контроле”ндә яңа категория пәйда булды

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

 Хәзер гражданнарыбыз ТР дәүләт мәгълүмат системасына этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнеше (ваклап сатудан тыш) мәсьәләләре буенча да зар-интизарларын белдереп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әлеге категорияне кертү республика территориясенә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз кертүне, җитештерү һәм саклауны, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җибәрүнең законсыз каналларын ачыклау, составында этил спирты булган өй шартларында җитештерелә торган продукция сатуны, аны сату максатында җитештерүне, законсыз төстә товарны күпләп җибәрү каналларын ачыклау мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итеп алу мөмкинлеге бирәчәк.

 ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында әлеге категория, “Экстремистлык, дини һәм милли җирлектәге низаглар” һәм “Коррупциягә каршы көрәш” юнәлешләре кебек үк, ябык булачак, ягъни урнаштырылган белдерү хатлары белдерү хатын урнаштырган кулланучыга  һәм категория модераторына гына “күренәчәк”. Белдерү хатлары белән системаның башка кулланучылары таныша алмаячак.

Белдерү хатларына башлангыч экспертиза ясау һәм аларны карап тикшерүнең барышына мониторинг үткәрүне хәл итүче әлеге категория модераторы итеп ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International