Әлмәттә яшәүчеләргә суд приставлары тынгылык бирми: бурычларны түләргә вакыт

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

3 декабрь көнне Әлмәтнең суд приставлары Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре белән уртак рейд үткәрде.

Рейд барышында федераль акциз маркалары белән маркировкаланмаган алкогольле продукция (Казахстан продукциясе) ташыган өчен штрафлар түләмәүче бурычлыларның өйләренә килеп “хәлләре” белешенде.  Нәтиҗәдә бурычлылар арасыннан өчесе җыелган бурычын  шундук - СОТА мобиль кассасы ярдәмендә түләде. Ә инде Дәүләт алкоголь инспекциясенә, Пенсия фондына һәм башка оешмаларга 100 мең сумлык бурычы булган берәвенең көнкүреш мөлкәтенә арест салынды. Әлеге ир-ат җыелган бурычын суд приставы билгеләгән срокта түләмәсә, арест салынган милке сатылачак, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International