Әлмәттә балигъ булмаганнарга алкогольле һәм спиртлы продукция сатучы сәүдә нокталарын ачыклау буенча рейд үткәрелде. Чараны, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге белән берлектә, “Айнык Әлмәт” сәламәт тормыш рәвеше клубы һәм “Гармония” хатын-кызлар клубы оештырды. Рейдта шулай ук волонтерлар – балигъ булмаган үсмерләр дә катнашты.
“Тукталыш” ясалган беренче кибеттә үсмерләр бик җиңел генә сыра сатып алды. Сатучы артык сораулар белән башларын катырмыйча гына малайларга товар тоттырды. Сатучы ханым рейдта катнашучыларга үзенең гамәлен товарны уйламыйча-нитмичә “автомат” төстә сатып җибәрүе белән аңлатырга маташты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге вәкилләре әлеге факт буенча беркетмә төзесә, “Айнык Әлмәт” клубы активистлары кибет стенасына “истәлек” итеп “Биредә балага хәмер саттылар” дигән язулы махсус наклейка ябыштырып китте. Әлмәт муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин җаваплы затларга, закон бозып, балигъ булмаганнарга хәмер сатучы кибетләрне “тамгалау” мөмкинлеген карау бурычын йөкләгән иде. Менә хәзер әлеге кибеткә килүчеләр нәкъ менә биредәге сатучыларның закон бозып ятуларын күрәчәк. “Мине, ана буларак, бу факт бик нык борчуга салды. 18 яшькә җитмәгәннәре малайларның йөзенә язылып куелган бит. Бер карауга ук билгеле! Мондый җитди мәсьәләләргә “автомат” мөнәсәбәттә булырга ярамый – балаларыбыз турында сүз бара. Аларның тормышы, сәламәтлеге зурларга бәйле. Бездән башка, кем аларны зарарлы гадәтләрдән йолып калыр? Мондый очракларны күрмәмешкә салышып калдырырга ярамый. Наклейка да ябыштырырга, штраф та түләтергә кирәк”, - ди “Саулык” үсмерләр клубы мөдире Ольга Халтобина.
РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә, закон бозуның мондый очрагы өчен зур штраф күздә тотылган. Балигъ булмаганнарга хәмер саткан өчен штраф күләме гражданнар өчен 30дан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 100дән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга - 300дән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. “Без бу рейдны ата-аналар җмәмәгатьчелеге исеменнән үткәрәбез. Волонтерларыбыз – балигъ булмаган үсмерләр кибетләрдә контроль сатып алулар ясый. Аңлы, ваемлы сатучыларыбызның алкогольле яки спиртлы продукцияне 18 яше дә тулмаганнарга сатып җибәрүчеләренә караганда күбрәк булуына ышанасы килә. Беренче тапкыр мондый закон бозган өчен штраф салына, ә инде закон бозу кабатланган очракта җинаять җаваплылыгы яный”, - ди “Айнык Әлмәт” сәламәт тормыш рәвеше клубы җитәкчесе Владимир Фәхриев.
Активистлар барлыгы 9 кибеттә булды. Шуларның берсендә сатучы ханым, сатып җибәрәм дигәндә генә, сатып алучыларның яшенә шикләнеп, аларга спиртлы эчемлек сатудан баш тартты. Ә икенче бер кибеттә сатучылар гомумән дә, сыра 21 яше тулганнарга гына сатыла, дип җибәрде. “Мондый закон әле кабул ителмәсә дә, сатучыларның аны инде хуплавы сөендерә”, - дигән фикерен җиткерде рейдта катнашучылар.
Рейд барышында моңа кадәр балигъ булмаганнарга алкогольле һәм спиртлы продукция саткан өчен штрафка тартылган сәүдә нокталары да игътибардан читтә калмады. Шөкер, сатучылар законны кабат бозарга теләми булып чыкты: үсмерләрне алар касса яныннан буш кул белән үткәреп җибәрде.
Әлеге рейд күрсәткәнчә, намуслы сатучыларыбыз барыбер күбрәк икән. Әмма рейдлар моның белән генә бетмәячәк. Алар даими үткәреләчәк, чөнки кисәтү эшенең беркайчан да артык булганы юк.