Чистай территориаль органы хезмәткәрләре үткәргән алкогольле продукция сату вакытын үтәүгә мониторинг күрсәткәнчә, сатучылар иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә, зур штрафлардан һәм лицензиясеннән мәхрүм калудан куркып, аракы һәм башка зур градуслы эчемлекләр (сату өчен лицензия таләп ителә торган эчемлекләр) сатудан шикләнсә, иртәләрен сыра, елга булып акмаса да, шактый ук сатыла.
Әнә 2015 елның 4 декабрендә Чистайда «Альянс» кибете сатучысы 9 сәгать 07 минутта ике дә уйлап тормастан «Старый мельник» сырасын сатып җибәрде. Нигә саттыгыз, дигән сорауга, сатучы, сыраны, шешәсенә һәм вакытка карамыйча гына, лимонад дип белеп саттым, дигәнрәк кәмит кенә җавап бирде.
Әмма 58 сумлык эчемлек сату бер шешә сыра бәясеннән берничә тапкырга зуррак күләмдә штраф белән төгәлләнергә мөмкин бит!