Махсус комиссия шәһәр кибетләрендә балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату фактларын тикшерде. Супермаркетларга башта үсмерләр кереп, хәмер сатып алырга маташты. Балага шешә тоттырылган очракта, кибеткә инде комиссия вәкилләре килеп керде. “Әлмәт ТВ” телекомпаниясе хәбәрчесе Ольга Степанова тикшерү нәтиҗәсендә күпме кибетнең тикшерүчеләр “кармагына” эләгүе турында сөйләргә булды.
Көн тәртибендә – янә хәмер сату проблемасы. Әлмәт сатучылары контрольлеккә алынды. Җәмәгатьчелек вәкилләре, федераль законның ничегрәк үтәлүен тикшерү өчен, чираттагы рейдка юл тотты. Беренче нокта – шәһәрдәге челтәрнең Гафиатуллин урамында супермаркетларыннан берсе. Оператив төркем төшергән кадрларда сатучының балигъ булмаган үсмерләргә ничек итеп күбекләнеп торган эчемлек биреп җибәрүен күрергә була.
- Димәк, сезгә саттылар ә, егетләр?
- Әйе шул.
- Күз уңына беренче булып эләккән шешәне алдык. Касса янына килеп бастык. Сатучының эше күп – чират шактый ук озын. Сораулар биреп тормыйча гына шешәне “сугып” бирде, - ди сатып алучы.
Шуннан соң инде кибеткә балигъ булганнар – махсус комиссия вәкилләре килеп керде. Аның составында – ата-аналар, Хәмергә бәйле булганнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге хезмәткәрләре, Дәүләт алкоголь инспекциясе, полиция вәкилләре. Белгечләр сатучыга икенең берсен сайлап алырга киңәш итте.
- Сезгә тәкъдимем бар. Икенең берсен сайлап алырга кирәк. Полиция хезмәткәребез урамда калды, ул сезгә беркетмә рәсмиләштерә ала. Икенчесе – менә шушы наклейканы кибетегез киштәсенә ябыштырып калдырырга мөмкинбез. Кайсын сайлап аласыз? - дип мөрәҗәгать ителде сатучыга.
Шулай да супермаркет хезмәткәрләре наклейка белән генә котылып кала алмады. Киштә кырыенда “Биредә балага хәмер саттылар” дигән ямьсез язуның пәйда булуы белән беррәттән, закон бозу күзгә бәрелеп торганлыктан, полиция хезмәткәренә сатучы ханымга карата беркетмә дә тутырырга туры килде. Судта гаебе расланган очракта ханымга 30дан 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
- Шәһәребез сатучыларының балаларга хәмер (ә хәмер - наркотик агу ул) саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы янавын белсен. Нәкъ менә шуны максат итеп куйдык. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгы юк иде, хәзер ул, шөкер, барлыкка килде, - ди Хәмергә бәйле булганнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Владимир Фәхриев.
Тагын бер ноктага - юл читендәге кечкенә генә кибеткә “тукталыш” ясалды. Кибеткә юл аша чыгасы. Комиссия вәкилләре әйтүенчә, “данлыклы” кибет. Әмма бу юлы анда үсмерләр кулына хәмер тоттырып җибәрмәделәр. Шуңа күрә җәза урынына рәхмәт сүзләрен генә ишеттеләр дә.
- Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатмаган өчен җәмәгатьчелек һәм ата-аналар исеменнән сезгә зур рәхмәт!
Сатучы инде күптән кемнең кем икәнен танырга өйрәнүен әйтте. Ул элегрәк үсмерләргә хәмер сатканлыгын да яшереп тормады. Законнарны белмәгән, шуңа паспортларын сорамаган. Шул сәбәпле бер тапкыр “пешкәнлектән”, хәзер инде салкын суны да өреп кабарга әзер. Үзенең дә җиде баласы бар икән. Алар да шундый хәлгә дучар булырга мөмкин бит.
- Кичкә таба кибеткә эчәргә-тартырга сусаган бик күп яшь-җилкенчәк җыела. Әлбәттә инде, паспортларын сорыйбыз. Карап торышка – зурлар кебек үзләре, ә чынында әле бала гына. Шуңа күрә бик игътибарлы булырга тырышабыз, - ди сатучы Светлана Мамчиц.
Рейд барышында барлыгы тугыз кибет тикшерелде. Шөкер, шуларның нибары берсендә генә закон бозу очрагы ачыкланды. Әмма рейдны оештыручылар әйтүенчә, бер генә тапкыр үткәрелә торган түгел, ә дәвамлы акция булачак бу. Димәк, мондый тикшерүләр алга таба да уздырылачак.