Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре инвалидлар декадасында – 2015 елның 7 декабрендә Арча районының Кышкар авылында хосусый эшмәкәр Р.Ш.Мортазинаның “Тамчы” сәүдә объекты сатучылары өчен семинар үткәрде.
Әлеге чараның максаты сатучыларга куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законны аңлатудан гыйбарәт булды.
Семинар барышында тикшерүләр вакытында еш очрый торган закон бозу очраклары һәм аларга юл куймау ысуллары каралды, тикшерүчеләргә һәм тикшерелүчеләргә карата куела торган таләпләр санап үтелде.
Семинарда катнашучылар игътибарына кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен тутыру һәм урнаштыру кагыйдәләре, товарларны сертификатлаштыру һәм декларацияләү турында мәгълүматлар җиткерелде. Моннан тыш беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату мәсьәләләренә кагылып үтелде. Шул ук вакытта территориаль орган белгечләре сәүдә хезмәткәрләрен азык-төлек товарларында яраклылык срокларын, товарны саклау шартларын үтәүне, тулы һәм дөрес мәгълүматлар күрсәтүне игътибар үзәгендә тотарга өндәде.