2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучы шикаяте буенча «Ильнат» ҖЧҖ сәүдә объектын (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Теләче районы, Олы Кибәхуҗа авылы, Зур урам, 22 й.) тикшерде.
Территориаль орган хезмәткәрләре сәүдә объектына кергәч, бер мәлгә аптырап китте: кечкенә генә сәүдә залы товар белән шыплап тутырылган, сатып алучыларга йөрергә түгел, басып торырга да урын юк. Монысы – бер хәл. Тикшерә торгач, саклау вакыты чыккан күп кенә атамадагы ризыкларның, искереп, сатудан алынмыйча ятулары ачыкланды. Болар: «Сладкий дождь и компания» ҖЧҖ җитештергән «Заварное кольцо с растительным кремом» печеньесы (җитештерү датасы – 18.11.2015 ел, 10 тәүлек дәвамында куллануга яраклы), «Озерецкий молочный комбинат» ЯАҖ җитештергән «Альпийская коровка» каймак продукты (җитештерү датасы – 26.10.2015 ел, яраклылык срогы - 25.11.2015елга кадәр); «Челны бройлер» ҖЧҖнең «Рамазан халяль» колбасасы (җитештерү датасы – 11.11.2015 ел, яраклылык срогы – 20 тәүлек); «Челны бройлер» ҖЧҖ җитештергән чебеш итеннән рулет (җитештерү датасы – 10.11.2015 ел, күп дигәндә 15 тәүлек эчендә кулланырга була); «АМК» ҖЧҖ җитештергән «Казачья» колбасасы (җитештерү датасы – 04.11.2015 ел, 24.11.2015 елга кадәр кулланырга яраклы). Гомумән, саклау срогы чыккан барлыгы 2906 сумлык товарның кибет киштәсеннән алынмыйча ятуы билгеләнде. Материал “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба районындагы территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.
Кулланучыларыбыздан тагын бер кат кибеттә товарлар сатып алганда уяу булуларын, яраклылык срогын карарга онытмауларын һәм кулланучылар хокукларын бозу фактлары турында безгә хәбәр итүләрен сорыйбыз!