Халык өчен консультацияләр

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

ТР буенча Баш федераль инспекторның Түбән Кама шәһәрендәге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегендә (башкарма комитет бинасында урнашкан) һәр атна саен гражданнарга бушлай консультацияләр оештырыла. Гражданнар өчен мондый консультацияләр гамәлдәге закон нигезендә үткәрелә. 2015 елның 30 ноябреннән 3 декабрьгә кадәр халыкны кабул итүләрне адвокат, Түбән Кама шәһәр прокуратурасы вәкилләре, юрист үткәрде. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча исә “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәрендәге территориаль органы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкилләренә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды. Белгечләр  үзләренә мөрәҗәгать иткән барча кешегә тулы җаваплар бирде, шулай ук аларга килеп туган низаглардан котылу һәм проблемаларны хәл кылу юлларын күрсәтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International