Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре - хуҗалык итүче субъектлар өчен ЕГАИС системасын гамәлгә кертү турында тәфсилләп аңлатылды. Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Гыйрфанов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.Арсланов, “Росалкогольрегулирование”нең мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы А. Гущанский катнашты.
А.В.Гущанский семинарда катнашучыларны законда инде үз көченә кергән һәм алга таба керәчәк үзгәрешләр белән таныштырып үтте. Шулай итеп, эшмәкәрләр яңа закон таләпләре нигезендә, тәгаенләп әйткәндә:
- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС);
- хәмер учетының электрон журналын алып бару (“Росалкогольрегулирование”нең 19.06.2015 ел, № 164 «я» боерыгы нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә);
- 2016 елда хәмер законындагы үзгәрешләр: таләпләр, ихтимал куркынычлар һәм штрафлар;
- җиһазлар һәм софт таләпләре нигезендә, ничек дөрес итеп алкогольле продукцияне ваклап сату учетын алып барырга кирәкле турында сорауга җавап тапты.
Семинар барышында эшмәкәрләр:
- елына 300 мең декалитрга кадәрге җитештерү егәрлеге белән сыра, сидр, пуаре, медовуха җитештерүнең ЕГАИСтан чыгарылуы;
-әлеге продукцияне күрсәтелгән күләмнән күбрәк җитештерүче оешмаларны, шула ук сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы алга таба ваклап сату максатында сатып алуны ЕГАИСка мәҗбүри тоташтыру срогының 2016 елның 1 июленә билгеләнүе;
- зур градуслы хәмерне ваклап сатучы барлык сәүдә нокталарының 2016 елның 1 июленә кадәр ЕГАИСка тоташтырылырга тиешлеге;
- чыгарма очрак - халкы 3000 кешедән кимрәк булган җирлекләрдә урнашып, Интернет челтәренә тоташуы кыен булган кибетләр, шулай ук җәмәгать туклануы предприятиеләре өчен ЕГАИСка тоташу срогының 2017 елның 1 июленә билгеләнүе;
- шулай ук закон таләпләрен үтәмәүнең хәмер сату хокукы бирүче лицензиядән мәхрүм калу куркынычы белән янавы турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетү мөмкинлегенә иреште.