Озакламый - ЕГАИС

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

 Түбән Камада Россия һәм Татарстан белгечләре катнашында бизнесменнар өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов, “Росалкогольрегулирование”нең мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Антон Гущанский катнашында эшмәкәрләр белән уздырылган “Түгәрәк өстәл” барышында  ЕГАИС системасын гамәлгә кертү проблемалары буенча фикер алышу булды.

 ЕГАИС – җитештерелгән һәм сатылган хәмер эчемлегенең һәр шешәсе турында барлык мәгълүматларны бер урында җыюга ярдәм итәрдәй система ул. Шул ук вакытта ЕГАИСта хәмер җитештерүнең һәр факты гына түгел, бәлки, конвейердан, складлардан һәм күпләп сату өлкәсеннән чыгып,  ахыр чиктә кулланучыга барып җиткәнгә кадәр, хәмернең һәр шешәсенең (яки башка төрле савыттагы хәмернең) барлык хәрәкәте теркәлә.

2016 елның 1 гыйнварыннан ЕГАИС системасын гамәлгә кертү, җитештерүчеләрне һәм хәмерне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүчеләрне кертеп, хәмер продукциясенә бәйле барча кешегә кагыла. Яңалык кече бизнес предприятиеләренә керүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең бик зур “армиясенә” кагылачак. Әмма ЕГАИС нигезләмәләрендә төрле предприятиеләр, оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр өчен аермалар бар.Үткән киңәшмә барышында эшмәкәрләр нәкъ менә шушы нечкәлекләр буенча фикер алышты да. Яңалыкның инде якын киләчәктә үк кертелүенә карамастан, Рөстәм Арсланов әйтүенчә, Түбән Кама муниципаль районындагы 365 сәүдә объектының нибары 86 сы гына (23,6% ы) ЕГАИС системасына тоташтырылган әле. “Түбән күрсәткеч бу”, - дип басым ясап әйтте ул.  Җитәкче урынбасары шул ук вакытта Татарстанда эшмәкәрләрнең нибары 13 процентының гына әлеге системаны урнаштырганлыкларын да искәртте. Рөстәм Арсланов, 2016 елның 1 гыйнварына кадәр проектны тормышка ашыруга өлгерү өчен, бу юнәлештә ныграк эшләргә өндәде. Түбән Кама эшмәкәрләре алкогольле продукцияне кабул итү һәм кире кайтару мәсьәләләрен күтәрде, системаны гамәлгә кертү барышында килеп чыгу ихтималы булган проблемаларга кагылып үтте.

2016 елның 1 гыйнварына кадәр  ЕГАИС белән мәгълүмат алмашу системасының күпләп сату өлкәсенә; 2016 елның 1 июленә кадәр – шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсенә; 2017 елның 1 июленә кадәр – авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсенә кертелергә тиешлеген исегезгә төшереп үтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International