Спиртмы? Спирт!

2015 елның 8 декабре, сишәмбе

2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Нурлат шәһәрендә яшәүче берәүдән Кариев урамындагы шул бер үк йортта урнашкан “Продукты” кибете һәм кафе эшенә моң-зар белдерелгән мөрәҗәгать алынды. Шикаятьтә югарыда телгә алып үтелгән сәүдә объектларының алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулары турында хәбәр ителгән булып чыкты.

Территориаль орган белгечләре икенче көнне үк административ тикшерү кысаларында «Эридан+» ҖЧҖ карамагындагы сәүдә объектларында контрольлек чаралары үткәрде. Тикшерү барышында кибетнең сәүдә залында катылыгы 95%лы булган, 100әр мл сыешлыктагы егерме пыяла савытта спиртлы сыекчаның ваклап сатуга куелуы билгеләнде.

Мәгълүм булганча, мондый спирт фәкать аптекаларда табиб рецепты буенча гына сатылырга тиеш.

Спиртка товарны озату документларының да булмавы  билгеләнде. Шулай итеп, барлыгы 2 литр күләмендәге 500 сумлык  спиртны сатудан алырга туры килде.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International