Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре коммуналь хезмәтләр күрсәтү бәяләре үсүгә һәм аларның халык кереме структурасындагы өлеше кинәт кенә артуга бәйле рәвештә көн кадагына аеруча суга торган мәсьәләләргә әйләнде. Шул ук вакытта, икътисадның төрле секторларында үзгәртеп коруларга карамастан, коммуналь хезмәтләрнең сыйфатында җитди үзгәрешләр сизелми.
Татарстан Республикасында, идарәче компанияләрнең эш принципларына карата халыкта күп кенә сораулар тууга бәйле рәвештә, күп фатирлы йортлар советлары оештырыла. Алар оешмалар җитәкчеләре белән берлектә эшләп, килеп туган мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итәчәк. Ә инде бүгенге семинарга нәкъ менә шушы советларның вәкилләре җыелды.
Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгатьчелек контрольлеге үзәге” коммерциясез оешмасы белән берлектә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хәлләрне яхшырту максатыннан чыгып үткәрде.