10 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (адресы: Декабристлар ур., 2 й.) Татарстан Республикасы күпләп һәм ваклап сату челтәрләренә ЕГАИС системасын кертүгә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов катнаша.