“Россиядә һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш нигезе буларак, дәүләти гражданлык хезмәткәрләре этикасы һәм хезмәт урынында үз-үзләрен тотышы” дигән темага багышланган лекцияне “Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты (Россия Юстиция министрлыгы РПА) югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан институты (филиал) җинаять-хокук фәннәре кафедрасы доценты, юридик фәннәр кандидаты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзасы укыды Ю.И. Митюшкин. Лекциядә коррупциягә каршы көрәш буенча халыкара тәҗрибә һәм Россия тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре һәм республикабызда яшәүчеләрнең коррупция турында фикере җиткерелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.