Ышанма күземә, ышан сүземә...

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан сәүдә объектарында азык-төлек товарларына акцияләр, ташлама ясаулар башлана.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Апас районында яшәүче берәү  язмача гариза белән мөрәҗәгать итте. Баксаң, ул сәламәтлек өчен файдалы товар – әйбәт кенә бәядән: килосы 59,70 сум торган алма сатып алырга уйлаган. Әмма касса янында ук алма ашау теләге юкка чыккан:  бәясенең бөтенләй башкача булуын күреп сөмсере коелган. Ташлама сәүдә залындагы бәя белешмәлегендә генә күрсәтелеп, касса янында инде, янәсе, акция тәмамлану сәбәпле, гамәлдән чыгып куйган. Сатучылар бәя белешмәлеген үзгәртергә өлгермәгән – бары шул гына... Нәтиҗәдә кулланучыга  алманың бер килосы өчен генә дә 86,95 сум түләргә туры килгән. Ә ул, акциядән файдаланырга ниятләп, 2 кило алмакчы булган.

 Мөрәҗәгатьне игътибар белән укып чыкканнан соң территориаль орган белгечләре Апас муниципаль районында урнашкан челтәр кибетенә планнан тыш тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән факт, чыннан да, расланды. Ваклап сатуга алма киң ассортиментта куелган. Тик бәяләре генә аңлашылып бетми. Әйтик, сәүдә залында “сезонное” алмасының бәя белешмәлегендә 1 килосының бәясе  58,15 сум итеп күрсәтелсә, кассада нишләптер 57,25 сумга калган. Димәк, бәя белешмәлеге РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең 19 пунктын санга сукмыйча тутырылган дигән сүз. Тикшерү акты төзелеп, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Буа районы һәм Буа шәһәрендәге территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.

Хәзер акцияләрнең көн саен диярлек кабатлануларын исәпкә алып, сатып алучыларны уяу булырга, сатып алган товар чекларын касса янында ук барлап чыгарга өндибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International