Декада башланды: Түбән Кама банкетларында контрафакт хәмер эзлиләр

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда Легаль булмаган хәмергә каршы көрәш декадасы башланып китте. Бу чорда Түбән Камада сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү көчәйтелә. Ул 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Түбән Камада сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрен тикшерү эше көчәйтеләчәк. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Түбән Кама кафе һәм рестораннарында үткәрелә торган банкетларны игътибар үзәгенә алачак (ведомство белгечләренең мондый хокукка ия булуын әйтеп үтәргә кирәк). “Табында контрафакт хәмергә юлыгылган очракта административ тикшерүдән соң гаеплеләрне штрафлар көтә, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Елена Кубасова. - Гади гражданин өчен штраф күләме 4-5 мең сум тәшкил итә”. Легаль булмаган хәмер сәламәтлек өчен зыянлы булып чыккан очракта җинаятьчеләр җинаять җәзасына тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International