Чаллыда 400ләп сәүдә предприятиесе ЕГАИСка тоташтырылган инде

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

 Чаллыда 395 сәүдә предприятиесе  ЕГАИСка (Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына) тоташтырылган. 2015 ел азагына кадәр шәһәребезнең барлык сәүдә нокталарында хәмер сатуны учетка алу системасы урнаштырылачак.

1 гыйнвардан кибетләрдә сатыла торган һәрбер хәмер шешәсе, сканирдан уздырылып, бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша тикшереләчәк. Системада алкогольле продукция һәм аның җитештерүчеләре турында барлык мәгълүмат урын алачак. ЕГАИСның хәмер сәүдәсе базарын җайга салуга, легаль булмаган продукция җибәрүчеләр һәм сатучыларны ачыклауга ярдәм итәчәге күздә тотыла.

 Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина әйтүенчә, соңгы атна эчендә генә дә сәүдә нокталарыннан барлыгы 3 мең шешәдән артыграк контрафакт хәмер алынган. Бәйрәм алдыннан бу юнәлештәге эш көчәйтелгән.

 Бүген, 10 декабрьдә, Чаллыда сәүдә нокталарының алкогольле продукция сату турында законны ни рәвешле үтәүләрен тикшерү буенча декада башлана, дип хәбәр ителә мэрия сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International