Лениногорскида яшәүчеләр колагына: мех әйберләрен ничек итеп кире кайтарырга һәм алыштырырга

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мехтан эшләнгән әйберләрне кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр ява башлады. Ничәмә-ничә еллар буе хыял түрләрендә йөрткән тунны, ниһаять, сатып алуга ирешеп, өйгә кайткач кына затлы киемнең үлчәме яки төсенең бигүк ярап бетмәвен аңлаган очракта нишләргә?

Шуны белеп торырга кирәк: кулланылышта булмаганда, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланганда, шулай ук товар яки касса чегы югалмаганда гына  товарны алыштырырга була. Сатучыга мөрәҗәгать ителгән көнне сатуда мондый товар булмаган очракта, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнелгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Акчаны кире кайтару турында таләп товарны кире кайтарганнан соң килгән өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Ә инде кием брак булып чыкан очракта нишләргә? Кулланучы мондый тунны кире кайтарырга һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны таләп итүгә, товарны шундый ук башкасына яки, өстәп түләп, бөтенләй икенчесенә алыштыруны таләп итәргә мөмкин. Тагын бер юлы бар: ул да булса - товардагы кимчелеккә бәрабәр рәвештә, сатучыдан товарның бәясен киметүне таләп итү.

Мех әйберләрен җитештерүчеләр яки сатучылар өчен үзләренең продукциясенә гарантия срогын билгеләү мәҗбүри түгел, ихтыярый эш санала бу. Кагыйдә буларак, сатучылар бу срокны сатып алганнан соң 1 ел итеп билгели. Әмма тунның рәсми төстә билгеләнгән гарантиясе булмаса да, сатып алганан соң 2 ел эчендә завод гаебен – бракны ачыкласагыз, кибеткә дәгъва белән мәрәҗәгать итә аласыз.

Кибет җитәкчелеге сезнең дәгъвагызга җавап бирергә тиеш. Җавап сезне канәгатьләндермәгән очракта (яки җавап бөтенләй булмаган очракта), судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Мех әйберләре сатып алганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

* Мехның кышкы мех булырга тиешлеген, ягъни куе, калын йонлы булырга тиешлеген онытмагыз.

* Тиренең кире ягына игътибар итегез: ул сыгылмалы, йомшак һәм, һичшиксез, ак төстә булырга тиеш. Сары төс тунның иске булуы турында сөйли.

* Киеп караганчы, тунның йонын тартып карагыз. Кулыгызда йон төкләре калса, мехның сыйфатсыз булу ихтималы зур. Мехны учыгызда йомарлагыз: әйбәт булганда, мех бик тиз “турая”.

* Җөйләренә игътибар итегез. Эчлеге мехка тегеп куелган булмаска тиеш.  Ябыштырылып эшләнгәнлеген аңлата бу. Мондый тун бер-ик тапкыр кигәннән соң ук таркала башлаячак. Озын тун эчлегенең асты тегеп куелган булмаска тиеш. Мех бизнесында шулай “дөрес”.

* Сатып алганчы, тунны кайда киячәгегез турында уйланыгыз. Машинада йөрү өчен булса, кыска туннан да әйбәте юк.  Озаклап урамда йөрү өчен озынрагын сайлау әйбәт.

* Тунны сатып алганда, буялу сыйфатын карарга онытмагыз. Моның өчен ак кульяулык алып, шуның белән йонны йомарлагыз. Кульяулык пычранса, сыйфатсыз киемгә юлыккансыз дигән сүз.

* Тун өслеге тигез булырга, такыр урыннары булмаска тиеш.

Кадерле лениногорскилылар! Кулланучы буларак хокукларыгыз санга сугылмаган очракта, һич икеләнмичә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итегез! Адресыбыз:  423250, Лениногорск ш., Гагарин ур., 51, e-mail: lensk@tatzpp.ru тел.: (85595) 5-19-72.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International