“Яңа ел якынлаша. Кибетләрдә балаларга күчтәнәчләр дә сатыла башлады. Сабыйны сөендерү һәм бу мизгелләрдә үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп сиздерү өчен күчтәнәчне ничек дөрес итеп сайлап алырга икәнлеген өйрәтегезче. Сыйфатсыз булып чыкканда, татлы бүләкне кире кайтарып булу-булмавы турында да аңлатып үтсәгезче.”
Наталья ЕГОРОВА
Кулланучыбызның бу соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина ВИНОГРАДОВА җавап бирергә булды.
- Балаларга тәм-томнардан торган Яңа ел бүләге - һәр Яңа елның мәҗбүри атрибуты. Әмма татлы бүләкне бик игътибар белән сайлап алырга кирәк. Беренчедән, яраклылык срогын карау шарт. Шуннан инде игътибарны төрелмәсенә күчерергә. Купшы булырга тиеш ул. Сабый мондый бүләккә, һичшиксез, сөенәчәк. Бала, төссез, рәсемсезенә караганда, җете төсләргә буялган матур рәсемлеләрен үз итәчәк. Бүләкнең төрелмәсе һәм яраклылык срогыннан тыш, җитештерүчесенең кем икәнлеген дә карап алырга кирәк.
Бүген Яңа елга татлы күчтәнәчләрнең ниндиләре генә юк! Балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә бүләк җыелмалары байтак. Шулай да балага уенчык рәвешендәге яки эчендә ниндидер сюрприз булган бүләкне сайлап алудан да әйбәте юк.
Бүләкнең маркировкасын (этикеткасын) да игътибардан читтә калдырмагыз. Анда рус телендә төгәл һәм аңлаешлы итеп язылган мәгълүматлар булырга тиеш. Болар – продукт, бүләк составына кергән кондитер әйберләре атамасы, җитештерүчесенең атамасы һәм урнашу урыны, авырлыгы (нетто).
Төрле төрдәге һәм атамадагы әйберләрдән торган кондитер әйберләре җыелмасы өчен әлеге җыелмага кергән барлык әйберләр ингредиентларының гомуми составы (һәр конкрет әйбернең составын күрсәтмичә генә); азык кыйммәте (һәр конкрет әйбернең азык кыйммәтен күрсәтмичә генә); саклау шартлары; яраклылык срогы; җитештерү датасы һәм төрелмәгә урнаштыру датасы; продуктны җитештерүгә нигез итеп алынган һәм продуктны тану мөмкинлеге биргән документ атамасы, шулай ук товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
Яңа ел бүләген сатып алганда кулланучылар кибет киштәсе янында төрелмә эчендәге әйберләр белән танышуга хокуклы. Төрелмәсе үтә күренмәле булмаса һәм үрнәге куелмаса, сатучысын кыю төстә чакырып алып, бүләкне ачып күрсәтүен сорарга мөмкин.
Кондитер әйберләре җыелмасы составына уенчык кергән очракта, уенчык, һичшиксез, төрелмә эчендә булырга, нинди яшьтәге балаларга тәгаенләнүе турында мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш.
Татлы яңа ел бүләген сайлаганда, төрелмәсенең ныклыгына да күз салып алырга кирәк. Эчендәге әйберләре, тәгаенләп әйткәндә, кәнфитләре һәм башка тәм-томнары тышкы тәэсирләрдән сакланылулы булырга, төрелмәсе әйбәтләп ябылган, изелмәгән-яньчелмәгән булырга тиеш.
Сыйфатсыз булып чыккан очракта, татлы яңа ел күчтәнәчен кире кайтарырга яки башкасына алыштырырга мөмкин. Димәк, сез сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчагызны кире кайтаруларын яки, бәясен яңадан исәпләтеп, сыйфатлысына алыштыруларын таләп итүгә хокуклы (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 18 ст.).