Тамчысы да ЕГАИСны читләтеп үтмәячәк: 2016 елдан Татарстанда хәмерне яңа система буенча сата башлаячаклар

2015 елның 11 декабре, җомга

Җитештерүчедән кулланучыга кадәр  - катгый контрольлектә. 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хәмерне яңа система  - ЕГАИС системасы буенча  сата башлаячаклар. Татарстан аны кертү буенча пилот төбәккә әйләнде. Алкогольле, спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешенә контрольлек итү өчен бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы бу. Хәзер һәр шешә тиешле таләпләргә туры килүгә тикшерү үтәчәк. Контрафакт һәм легаль булмаган товар белән әнә шулай көрәшәчәкләр. Система барлык күпләп һәм ваклап сату челтәрләрен берләштерәчәк  - алар аңа 20 декабрьгә кадәр тоташтырылырга тиеш. Өлгерерләрме, һәм, гомумән,  ЕГАИС ничек эшләячәк? Полина Кастрицкая әнә шулар хакында белеште.

Татарстанда 8 меңнән артыграк сәүдә ноктасында хәмер сатыла. Аларның 30 процентка якыны ЕГАИС системасы белән тәэмин ителгән инде. Шул ук вакытларда Казанда һәм кайбер башка зур шәһәрләрдә әзерлек дәрәҗәсе 50 процентка якынлашса, Мөслим, Саба һәм Чирмешән кебек кайбер районнарда бу күрсәткеч нульгә тигез. Яңалык кибетләргә генә түгел, рестораннарга да кагылачак. Аларга ЕГАИСка тоташу өчен программа урнаштырырга һәм махсус җиһаз сатып алырга кирәк. Системага тоташу якынча 50 мең сумга төшә.
ЕГАИС дәүләткә хәмернең җитештерүчедән кулланучыга кадәрге ташкынын контрольдә тоту мөмкинлеге бирәчәк. Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы бу. Легаль булмаган хәмер һәм контрафакт электрон “кармак”ка эләгәчәк. Компьютер хәтта карап торышка бернинди дә хилафлыгы булмаган акциз маркалары ябыштырылган сыйфатлы “подделка”ны да танып алуга сәләтле.

Тик ЕГАИС фәкать легаль сату нокталарында гына хәмернең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәшә алачак. Шуңа күрә “идән асты”ннан зур градуслы эчемлекләр сатып алганда сыйфатлымы, юкмы икәненә бернинди дә гарантия юклыгын белеп торырга кирәк. Сүз уңаеннан, инде быел гына да Татарстанда меңнән артыграк кешенең хәмердән агуланганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Шуларның 34е – балалар.

Инде әйтеп үткәнебезчә, Татарстан системаны гамәлгә кертү буенча пилот төбәккә әйләнде. Ул инде 1 гыйнвардан эшли башлаячак. Системага тоташтырылмаган сатучылар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International