“Хәмер” операциясе

2015 елның 11 декабре, җомга

 Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләргә контрольлек итү буенча республика советы 2015 елда 10 – 20 декабрьгә кадәрге чорны “Легаль булмаган хәмер” декадасы буларак игълан итте.

Декада кысаларында Чаллы территориаль органы белгечләре башкарма комитетлар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә ведомство карамагындагы районнарда контрольлек чаралары үткәрә. 11 декабрьгә Әгерҗе районында һәм Чаллы шәһәрендә гамәлдәге законны бозуның түбәндәге очраклары ачыкланды:

  • сыра продукциясен тиешсез вакытта сатуның 3 очрагы;

  • Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция сатуның 1 очрагы;

  • лицензиясез алкогольле продукция сатуның 2 очрагы;

  • аптека челтәре аша гына сатылырга тиешле “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатуның 1 очрагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International