2015 елгы олимпиада призерларын бүләкләү

2015 елның 11 декабре, җомга

11 декабрьдә Чаллы шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага багышлап үткәрелгән республика күләмендәге 2015 елгы  олимпиада призерларын бүләкләү булды.

Бүләкләү тантанасы 77 нче гимназиядә оештырылып, «ЛИК» эстрада биюе студиясенең “Мәктәп” биюеннән башланып китте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко олимпиада җиңүчеләрен һәм җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны котлап, аларга бүләкләр тапшырды.

Шулай итеп, Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе укучысы Шахмаева Ева Сергеевна олимпиада – 2015нең абсолют җиңүчесенә әйләнде. Аңа диплом, исемле бәллүр кубок, смартфон, бүләк басмасы итеп эшләнгән китап, “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” №6 кече программа символикасы белән флешка тапшырылды.

Ә инде Актанышның №1 урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гыйлаева Алсу Айдар кызы II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш Чаллы шәһәре укучыларының төрле номинацияләрдәге уңышлары билгеләп үтелде.

Беренче тапкыр буларак, 2015 елда кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашкан өчен  №77 гимназия бүләкләнүгә иреште. Мәктәп директоры Фатыйхова Әлфия Әнир кызына диплом, бүләк басмасы итеп эшләнгән китап һәм кыйммәтле бүләк – видеокамера тапшырылды.

Игорь Александрович  укытучыларны рәхмәт хатларына һәм чәчкәләргә күмде.

Тантана ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе җиңүчеләргә рәхмәт сүзләре белдерде. “Хокукый яктан аң-белемнәрегезне үстерү теләге күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрне киңәйтүегезне, Россиянең җаваплы, социаль аңлы һәм лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим”, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International