Табынга китереп җиткерә алмадылар

2015 елның 11 декабре, җомга

Озакламый  – Яңа ел бәйрәме! Легаль булмаган хәмер белән сату итүчеләр, җиңел генә керемгә өметләнеп, татарстанлыларның бәйрәм табыннарын очсызлы суррогат  белән тутырмакчы булып азапланалар. Әмма хокук саклау һәм контрольлек органнары, бер йодрыкка төйнәлеп, ялган хәмер юлына бик нык киртә куйды.

Шул рәвешле ноябрьнең соңгы көннәрендә һәм декабрь башында Буа районы полиция хезмәткәрләре билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән маркировкаланмаган хәмер продукциясе белән шыплап тулган өч автомобильне тоткарлады.

     Мисалга, 29 ноябрьдә Саратов өлкәсендә яшәүче    В.М Мезенцев ГАЗель автомобилендә 2030 шешә Казахстан коньягы һәм аракысы алып килгән вакытта “тотылды”.

Марий Эл республикасында яшәүче Е.С.Агапова ханымның автомобилендә  спиртлы сыекча тутырылган биш литрлы пластик савытлар табылды, ә Казахстан Республикасы гражданины А.К.Умаров  туып үскән республикасында  җитештерелгән 22 шешә хәмердән мәхрүм калды.

Югарыда телгә алып үтелгән барлык фактлар буенча тикшерүләр материаллары Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына алынды.

Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре әлеге затларга карата РФ КоАП 15.12 ст. 4 өлеше буенча  административ хокук бозу турында эшләр кузгатты, хәсрәт хуҗаларыннан тартып алынган алкогольле продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International