Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәмер продукциясе таралу проблемаларына багышланган матбугат конференциясе була

2015 елның 11 декабре, җомга

 Дүшәмбе – 14 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе булачак. Анда Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алкогольле продукция таралу проблемалары буенча фикер алышу булачак. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International