Татарстанда ел башыннан бирле хәмер әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 2583 очрагы ачыкланган

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

 Республика Дәүләт алкоголь инспекциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә 150 мең литр күләмендә хәмер продукциясен хуҗаларыннан алган.

 (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Татарстанда 2015 елның 11 аенда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның  2583 очрагы ачыкланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов белдерде.

Аның әйтүенчә, ведомство 2015 елның 11 аенда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсенә контрольлек итү буенча  2387 чара үткәргән. Шул ук вакытта ике күрсәткечнең дә 2014 елдагы белән чагыштырганда үсүе билгеләнгән.

Иң киң таралган закон бозулар исәбендә – лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмерне ваклап сату ( 206 очрак), тиешле маркировкасы булмаган хәмер сату (494  очрак), хәмерне ваклап сату вакытын санга сукмау (633очрак), декларацияләү өлкәсендә закон бозулар ( 200 очрак) һәм көмешкә сату ( 400 очрак).

2124 административ беркетмә рәсмиләштерелеп, шуларның йомгаклары буенча барлыгы  24 млн. сум күләмендә штрафлар турында карарлар чыгарылган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә 150 мең литр күләмендә алкогольле продукцияне хуҗаларыннан алган. Шуның  36 мең литры – Казахстан хәмере, 66 мең литрдан артыграгы  - “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы сыекчалар, якынча 48 мең литры – Россиядә җитештерелгән хәмер продукциясе һәм сыра,  493 литры – көмешкә.

“Ачыкланган законсыз товарлар арасында - спирт, Таможня берлеге илләреннән китерелгән ялган хәмер, ялган парфюмерия, виски, коньяк һ.б”, - дип аңлатты чыгыш ясаучы.

Ул шулай ук Татарстанда 10 – 20 декабрь чорында “Легаль булмаган хәмер” декадасы үткәрелүен, аның барышында җәмәгать туклануы предприятиеләренең аерым игътибар үзәгенә алынуын билгеләп үтте.

“Озакламый Яңа ел корпоративлары башланачак. Предприятиедә хезмәткәре яки хуҗасының законсыз хәмер китергәнлеге ачыкланса, предприятие хуҗасы җавап бирәчәк. Хәмернең кайдан сатып алынганлыгына документлар булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Р.Арсланов.

Ул шулай ук хәзер интернет аша, аерым алганда,  «Вконтакте» социаль челтәрендә легаль булмаган хәмер сату турында мәгълүматларга мониторинг алып барылуын искәртте. Агымдагы елда инспекция хәмер сата торган, эшчәнлегенә Татарстанда яшәүчеләр җәлеп ителгән 150 бергәлекне тикшерү турында прокуратурага һәм социаль челтәрләр администрациясенә запрослар җибәрелгән. Тик, кызганычка, инспекция җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, хәмерне законсыз тарату каналлары  әле һаман да эшләүләрен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International