Татарстан Республикасында “Хәмер” комплекслы оператив-кисәтү операциясе алып барыла. Бу чаралар спирт, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә, шул исәптән спиртлы продукцияне законсыз кертү өлкәсендә җинаятьләрне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм ачуга юнәлдерелгән. Шул ук вакытта шәхси йортларда алкогольле продукция, шул исәптән көмешкә сату фактлары, төнге сәгатьләрдә гамәлдәге чикләүләрне исәпкә алып, спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү кагыйдәләренең, шулай ук спиртлы эчемлекләрне балигъ булмаган үсмерләргә сатуны тыю буенча законның үтәлеше тикшерелә.
Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләреннән оештырылган мобиль төркемнәр сәүдә объектларын, шулай ук спиртлы продукцияне ташуның ихтимал урыннарын тикшерә.
Бөгелмә районында спиртлы эчемлекләрне законсыз ташуның түбәндәге фактлары ачыкланды:
- гр. Р.М.Муждабаевтан 1,5 литрлы шешәләргә тутырылган 9,0 литр күләмендә спиртлы сыекча алынды:
- гр. Р.Х.Яхиннан Казахстан Республикасында җитештерелгән 109,1литр күләмендә алкогольле продукция алынды.
Лениногорск районында алкогольле продукцияне законсыз сатуның түбәндәге очраклары ачыкланды:
- хосусый эшмәкәр Р.М.Юнысова кибетендә “ике төрле максатта” кулланыла торган 32,9 литр күләмендә спиртлы продукция сатудан алынды;
- хосусый эшмәкәр С.В.Семцова кибетендә “ике төрле максатта” кулланыла торган 20,8 литр күләмендә спиртлы продукция сатудан алынды.
Азнакай районында хосусый эшмәкәр К.А.Сафина кибетендә сату вакытын чикләүне санга сукмыйча алкогольле продукция сату факты билгеләнде.