Чаллы территориаль органы белгечләре “Легаль булмаган хәмер” декадасы кысаларында җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контрольлек чаралары уздыра. 2015 елның 14 декабрендә Чаллы шәһәренең ике оешмасында - «Метрополь» һәм «Сказка Востока» рестораннарында лицензиясез эшчәнлек фактлары ачыкланды. Биредә 33,45 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды. Бер ресторанда Казахстанда җитештерелгән аракының сатуда булу факты билгеләнде. Ресторан директоры хәмер продукциясенең, янәсе, ниндидер бер банкеттан соң калганлыгын аңлатырга маташты.
Әлеге закон бозуларга карата РФ КоАП 14.17 статьясының 3 өлеше, 14.1 статьясының 2 өлеше, 15.12 статьясының 4 өлеше буенча административ тикшерүләр алып барыла.