Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ел саен җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Әлмәт территориаль органында да гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелде. Шәхсән кабул итү, шәхесне раслаучы документны күрсәтеп, чират тәртибендә хәл ителде. Бу көнне Әлмәт территориаль органына 8 гражданин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте.
Кабул итү вакытында гражданнарга, кирәк булганда, үзләренең ризалыгы белән, территориаль органның видеоэлемтә, аудиоэлемтә яки башка элемтә режимында телдән мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл кыла алырдай башка органнарның вәкаләтле затларына шәхсән мөрәҗәгать итүне оештыра алуы аңлатылды.