2015 елның 14 декабрендә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре ялган акциз маркалары белән маркировкаланган алкогольле продукция әйләнешенең 2 очрагын ачыклады, нәтиҗәдә 132 күләмендә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Хәзерге вакытта продукциянең чыгышы ачыклана.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шуны кисәтә: маркировкасыз яки ялган маркалар кулланып маркировкаланган алкогольле продукцияне сату, сату максатында саклауга каршы көрәш алга таба да дәвам итәчәк, мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүче затларга карата гамәлдәге законда күздә тотылган иң кырыс чаралар күреләчәк.