10 – 20 декабрь чорында республикабыз территориясендә “Хәмер” дигән оператив-кисәтү чарасы үткәрелә.
Операция барышында Эчке эшләр министрлыгы бүлекләренең ведомство карамагындагы районнар хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары ачыклана.
Шул рәвешле 2015 елның 11 декабрендә түбәндәге фактлар билгеләнде:
- хосусый эшмәкәр Р.М.Фәттаховның кибетендә “ике төрле максатта” кулланыла торган 2,1 литр күләмендә спиртлы продукция табылып, сатудан алынды (Лениногорск районы);
- Урыссу бистәсендә яшәүче гражданинның өй шартларында әзерләнгән спиртлы продукция (составында этил спирты булган) сатуы ачыкланды, нәтиҗәдә 1,75 литр күләмендә спиртлы продукция хуҗасыннан алынды (Ютазы районы);
- Азнакай шәһәре гражданины – таксист булып эшләүче берәүнең алкогольле продукция (сыра) сатуы ачыкланды, нәтиҗәдә 40,5литр күләмендә сыра хуҗасыннан алынды (Азнакай районы);
- Актүбә бистәсендә бер таксистның алкогольле продукция (ТР да җитештерелгән аракы) сатуы (Азнакай районы) ачыкланды.
Әлмәт районында хәмер продукциясен законсыз ташуның түбәндәге очраклары билгеле булды:
- Рус Акташы гражданинының Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция ташуы ачыкланды, аннан 167,5 литр күләмендә хәмер алынды;
гр. А.М. Нуруллинның ялган маркалы алкогольле продукция ташуы ачыкланды, аннан 83,4 литр күләмендә хәмер алынды.
Закон бозучыларның һәммәсе дә гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.