Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне законсыз ташуга киртә куйды.
Шул рәвешле “Хәмер” опреациясе кысаларында чыгышы билгесез булган спиртлы эчемлекләрне законсыз ташу очраклары булдырылмый кала. Операция башланганнан бирле Эчке эшләр министрлыгы һәм Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре продукцияне законсыз ташуның 6 очрагын (барлыгы 500 литрдан артыграк күләмдә) ачыклады инде.
Соңгы очрак Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1271 нче чакрымында теркәлде. Хезмәткәрләребез “Хәмер” операциясе кысаларында җиңел автомобильне документлар тикшерү максатында туктатып, анда Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциягә юлыкты. Машина йөртүченең исә хәмер эчемлекләренә документларының булмавы билгеле булды. Шулай итеп, закон бозучыны 57,5 литр күләмендә хәмер продукциясеннән коры калдырырга туры килде. Бу факт буенча административ тикшерү алып барыла.