16 декабрь көнне 15.30 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә эремчеккә һәм кош-корт итеннән эшләнгән продукциягә кулланучылар дегустациясе утырышы булачак.
Гражданнарыбыз табыныннан сөт һәм сөт ризыкларының төшкәне юк. Россиядә яшәүчеләрнең куллану гадәтләренә генә түгел, әлеге категориядәге азык-төлек бәясе чагыштырмача очсыз булуга да бәйле бу. Сөт ризыкларын күпчелегебез көн саен куллана.
Иң яратып куллана торган сөт ризыкларыннан берсе – эремчек (халыкның 65%ы аны даими сатып ала). Эремчек – беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле продуктларга кертелгән ризык ул.
Яңа ел бәйрәме табыннары алдыннан кош-корт итеннән эшләнгән продукцияне дә тикшереп карарга булдык. Болар - 40 төрле атамадагы ризык: суытылган һәм туңдырылган кош-корт ите (тавык һәм күркә), кош-корт итеннән субпродуктлар, кош-корт итеннән ярымфабрикатлар, фарш; затлы ризыклар (деликатес) төркеменнән кош-корт ите продукциясе: ысланган, пешерелгән-ысланган ит; тавык һәм бытбылдык йомыркалары.