Азнакай шәһәрендә яшәүче бер ханым легаль булмаган 45 литр спиртыннан коры калды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Юл-патруль хезмәте инспекторлары аның автомобилен Азнакай шәһәре үзәгенә тоткарлаган. “Хәмер” операциясе кысаларында  уяу инспекторлар Азнакайда яшәүче ханымның дулкынлануы йөзенә чыгуын күреп, иномаркасын туктатырга карар иткән.

 Чыннан да, инспекторларның шикләнүе тикмәгә булмаган: алар иномарка салонында биш литрлы пластик шешәләргә тутырылган 45 литр спиртлы сыекчага юлыккан.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International