2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен үтәү” дигән темага «Татнефтепродукт» ягулык сату станцияләре хезмәткәрләре өчен укыту-өйрәтү характерында семинар үткәрде. Семинарның төп максаты – куллану өлкәсе хезмәткәрләрен билгеләнгән кагыйдәләр һәм нормалар, клиентлар белән нәтиҗәле эшләү буенча кирәкле белемнәр һәм күнекмәләргә өйрәтү. Ахыр килеп, боларның барысы да хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә бит.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигеләмәләрен өйрәнү һәм куллану – һөнәри эшчәнлекне уңышлы хәл кылуга гарантия;
- товар җибәрүче белән үзара төзелгән килешүдә нәрсәләрне исәпкә алу зарурилыгы, товарны кабул итү кагыйдәләре, товарны маркировкалауга карата таләпләр;
- материалны ныграк үзләштерү буенча практикум (бәя белешмәлеген, мәгълүмати стенд эшләү, товар күршелеген үтәү);
- юридик затларның һәм хосусый эшмәкәрләрнең хокукларын дәүләт яклавы (№294-ФЗ Федераль закон);
- законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре һәм күләмнәре.
Семинар барышында килеп туган мәсьәләләрне хәл кылу буенча конкрет хәлләр каралды.