Бүген олимпиада хәрәкәте иң актуаль юнәлешләрдән берсе булып тора. Ник дигәндә, укучыларның олимпиадаларда катнашуы, аларның җиңүләре - мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген, аттестация үткәндә педагог эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийләрнең берсе бит. Әмма олимпиада хәрәкәтендә төп катнашучылар – укучылар, һәм олимпиадаларда катнашуга әзерләнү алар өчен өстәмә нагрузка булып тора.
Олимпиадаларда укуга сәләте булган тырыш укучылар катнаша. Мондый балаларга, кагыйдә буларак, төрле фәннәр буенча берничә олимпиадада катнашырга туры килә.
Укучыларның олимпиадада катнашуы билгеле бер өлкәдә аларның аң-белемнәрен үстерү һәм киңәйтүгә, күп кенә очракларда һөнәр сайлауга да ярдәм итә әле.
Кыскасы, укучыларны олимпиадага әзерләү - педагоглар, балалар һәм аларның ата-аналары катнашындагы катлаулы процесс ул.
Үз укучыларын олимпиадаларда катнашуга әзерләү өчен укытучыдан бик зур педагогик осталык таләп ителә. Укучыны фән олимпиадаларында уңышлы төстә катнашуга әзерләү – укытучы һәм укучының индивидуаль хезмәте.
Шул рәвешле, әйтик, Лениногорск шәһәрендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.В.Бурдина “Кулланучылар хокукларын яклау – 2015” темасы буенча республика олимпиадасына 2 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы А.Р.Гаязованы, тагын бер тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы - Н.М.Горшенина 7 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы А.А. Зәйнуллинаны әзерләде.
Шулай итеп, укучы белән укытучының индивидуаль эш нәтиҗәләре буенча А.Р.Гаязова һәм А.А.Зәйнуллина олимпиаданың соңгы – йомгаклау этабына үтеп, игътибарга лаеклы нәтиҗәләр күрсәтүгә иреште.
2015 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, укучыларны әзерләгән өчен, Татарстан Республикасында куллану белеме системасын үстерүгә өлеш керткән өчен рәхмәт белдереп, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Н.М.Горшенинага һәм И.В.Бурдинага рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.