2015 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хуҗалык итүче субъектларның аң-белемнәрен үстерү һәм аларга киңәш-табышлар бирү максатыннан 71 чара үткәрде.
Мисалга, территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучыларның хокукларын бозуны кисәтү максатыннан чыгып, даими рәвештә семинарлар (массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртыла) үткәреп килә. Әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Татнефтепродукт» бензин салу станцияләре хезмәткәрләре өчен “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” дигән темага өйрәтү характерындагы семинар үткәрде. Семинарны үткәрүнең төп максаты - куллану өлкәсе хезмәткәрләрен билгеләнгән кагыйдәләр һәм нормалар буенча кирәкле белем-күнекмәләргә, клиентлар белән нәтиҗәле төстә эшләүгә (боларның барысы да ахыр чиктә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга китерә) өйрәтү.
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләмәләррен өйрәнү һәм куллану – һөнәри эшчәнлекне уңышлы төстә алып баруга гарантия;
- товар җибәрүче белән килешүдә нәрсәләрне исәпкә алырга, товарны кабул итеп алу кагыйдәләре, товарны маркировкалауга карата таләпләр;
- материалны ныграк үзләштерү буенча практикум (бәя белешмәлеген, мәгълүмати стендны эшләү, товар күршелеге кагыйдәләрен үтәү);
- юридик затларны һәм хосусый эшмәкәрләрне дәүләт яклавы ( №294-ФЗ Федераль закон);
- законны бозган өчен җаваплылык төрләре һәм күләме.
Семинар барышында килеп туган проблемалы хәлләр каралды. Шул рәвешле территориаль орган, эшмәкәрләрнең эшлекле мөнәсәбәтләренә үзара җаваплылык, кулланучыга карата итагатьле һәм ихтирамлы мөнәсәбәт һәм сатучының сыйфатлы товар (хезмәт күрсәтү) сатуга кызыксынуы кебек критерийләр кертү өчен, хуҗалык итүче субъектлар белән комплекслы эш алып бара.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлар, киңәш-табышлар алырга кирәк булганда, кулланучы буларак үз хокукларыгыз санга сугылмаганда түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз:
Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450,
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26
тел.: (8553) 22-21-33
e-mail: alina@tatzpp.ru, almet@tatzpp.ru,
Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а,
e-mail:aznak@tatzpp.ru
тел.: (85592) 7-05-07
Баулы районы һәм Баулы ш. 423930,
Баулы ш.. Горюнов ур., 14
e-mail: bavly@tatzpp.ru
тел.: (85569) 5-33-16
Бөгелмә районы һәм Бөгелмә ш. 423230,
Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
e-mail: bugulma@tatzpp.ru
тел.: (85594) 6-71-17
Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru
тел.: (85595) 5-19-72